Угыз турында ишетмәгән, аның нәрсә икәнен дә белмәгән һәм тәмләп карамаган башка буын килә алмашка. "Сыерлы көн -сыйлы көн" дигән әйтем телдә генә калып бара, чөнки хәзерге заманда сыер асрап интекми дә бик җитеш яши әдәм баласы . Кыш ахыры, яз башы - сыерлар бозаулый торган чор. Угыз ул сыер бозаулаганнан соң берничә (3 - 5 ) көн бирә торган сөт. Угызын имгән бозау нык булып үсә. Кеше өчен дә бик файдалы. Элегрәк, сыер бозаулау аның хуҗасы өчен генә түгел, ә тирә - як күрше- күлән,ялгыз әбиләргә дә бер бәйрәм булды. Чөнки уңган хуҗабикә, угыз сөтеннән нәрсә дә булса пешереп, туганнарын, күршеләрен тансык ризыктан авыз иттерергә тырышты. (Ә хәзер... чын күңелеңнән биргән ризыкны да кеше кабул итмәскә мөмкин. Алай гына да түгел ,үзләре сыер асраучылар арасында да угыз сөтен кулланмаучылар бар). Әниләрдән өйрәнгән угыз ашларын хәзер үзебез әзерлибез.Берничә көн җыелган угызны кәстрүлгә салып ут өстендә болгатып торсаң эремчек була. Беренче сауган угызыннан, шулай ук кәстрүлдә ут өстендә яисә духовкада, болгатмый гына эсселәтсәң, пычак белән кисеп ашарлык угыз була. Ә сез нәрсәләр әзерлисез угыз сөтеннән?

Теги других блогов: угыз сыерлар бозаулау